alt="" width="151" height="226.5" style="position: absolute; margin-left: 30px; margin-top: 15px">
 
Суббота
18.05.2024
21:58
Вы вошли как Гость
Группа "Гости"
RSS
 
Бөгелмә шәһәренең татар теле укытучысы Галимова Рәзилә сайты
Главная Мой профиль Выход
Файллар каталогы »
...

Меню сайта

Бүлек категорияләр
Методик кулланмалар [10]
Интернет материаллары [12]
Татар теле дәресенә [4]
Татар әдәбияты дәресенә [2]
Җырлыйк эле [14]
Балалар өчен җырлар һәм караоке
Әкиятханә [16]
Балалар өчен аудио әкиятләр

Керу формасы

Сезнең фикер
Минем сайтка сезнең билге
Всего ответов: 531

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Методик кулланмалар

Габдулла Тукай иҗаты буенча "Йолдызлы сәгать" уены
[ Скачать с сервера (56.0 Kb) ] 27.10.2009, 17:37
Музыка яңгырый. “ Тәфтиләү ” ( И. Шакиров башкаруында ).
1 нче укучы.
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
2 нче укучы.
Халкым күңеленә ак нур сиптең
Кара төндә булдың якты ай.
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
3 нче укучы.
Урам тавышларыннан эзләмәгез,
Тукай баскан утлы эзләрне.
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез
Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.
4 нче укучы.
Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,
Килгән чакта җиргә җылы май.
Төрле бәйрәмнәр үткәрәбез
Яшәтәбез сине, яшь Тукай!

З. Ярмәкинең “ Тукай маршы ” яңгырый.

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.
Без дә бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча “ Йолдызлы сәгать ” уенына җыелдык. Сез Габдулла Тукай иҗаты белән балалар бакчасыннан ук танышсыз. Менә хәзер инде сезнең белемнәрегезне тикшерәбез.
Уенда 6 кеше катнаша, өчесе – уйнаучылар, өчесе - әти - әниләре ролендә.
Уйнаучылар белән танышабыз, алар нинди китаплар укырга яраталар микән – шуларны беләбез.
Уеныбыз 5 турдан торачак.Уенны башлыйбыз.

  I тур
Сорауларга дөрес һәм тиз җавап биреп, йолдызлар җыю. Кем беренче сигнал карточка күтәреп дөрес җавап бирә,шуңа йолдыз бирелә.
1. Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч )
2. “ Кызыклы шәкерт ” шигырендәге этнең исеме? ( Акбай )
3. Габдулла Тукай туган ел? ( 1886 )
4. Тукайның әнисе нинди авылга кияүгә чыга? ( Сасна )
5. Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак )
6. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән )
7. Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? ( Фатыйма )
8. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )
9. “ Шүрәле ” әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр )
10. Тукай үлгән ел? ( 1913 )
11. Габдулланы әнисе нинди карчыкка биреп калдыра? ( Шәрифә карчыкка )
12. “ Шүрәле ” дә нинди авыл табигате сурәтләнгән? ( Кырлай )
13. Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )
14. Шагыйрь үлгән шәһәр? ( Казан )
15. Фатыйма нинди кош белән сөйләшә? ( Сандугач )
Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык )

Музыкаль тәнәфес. “ Бала белән Күбәләк ” җырын башкару.

II тур
Сәнгатьле итеп яттан Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләү. ( һәр укучы )

Музыкаль тәнәфес. “ Шүрәле ” әкиятеннән өзек сәхнәләштерү.
Укытучы. 
Иң матур җир кайда дисез
Билгеле, Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм. Сез бу әкиятнең исемен атарсыз.
Нәрсә бу, качкынмы, җенме?
Я өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез
Әллә нинди нәрсә бу.
Борыны кәп – кәкре, бөгелгәндер,
Тәмам кармак кеби.
Төз түгелдер куллар, аяклар да
Ботак, кармак кеби.
Балалар. Шүрәле!
Биленә балта кыстырган Былтыр керә.

Алып баручы.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет
Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!
Былтыр утын кискән кыяфәт ясый. Сәхнәнең икенче ягында ямьсез итеп кычкыра – кычкыра Шүрәле карап тора.
Былтыр. Сиңа миннән ни кирәк?
Шүрәле. Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,
Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,
Яшь җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети – кети.
Былтыр Шүрәле янына бара.

Былтыр. Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.

III тур
көз кыш яз җәй
( һәр ел фасылына иллюстрацияләр )
1. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай елның кайсы мизгелендә дөньяга килә?
2. Тукайның “ Эш беткәч уйнарга ярый ” шигыренә кайсы ел фасылы туры килә?
3. Бәдри абзый Габдулланы Кырлайдан алып кайтып Казанда Сапый абзыйга тапшыра, Сапый абзый аны Җаекка алып китә, алар 18 тәүлек баралар. Бу кайчан була?
4. “ Пар ат ” шигырендәге шәкерт Казанга кайчан бара?
5. Агачлар астына яшеренә балалар барчасы бергә;
Алай да булмаса, барсы төшәләр сикерешеп күлгә.
Г. Тукайның бу шигыре елның кайсы вакытына багышланган?
( Йолдызлар бирелә. Йолдызчыклары аз кеше уеннан чыга. )

Музыкаль тәнәфес. “ Шүрәле ” җыры башкарыла.

IV тур
1. Габдулла Тукай кайда яшәгәндә укырга керә ?
  1. Өчиле 2. Җаек
  3. Кырлай 4. Яңа бистә
2. Кайсы шигырь артык?
  1. “ Бала белән Күбәләк ” 2. “ Кызыл ромашка ”
  3. “ Гали белән Кәҗә ” 4. “ Буран ” 
  3. Ничәнче иллюстрацияләр Габдулла Тукайның әсәренә туры килми?
  1. “ Сертотмас үрдәк ” 2.” Шалкан ”
  3. “ Су анасы ” 4. “ Кәҗә белән Сарык ”
  4. “ Эш беткәч уйнарга ярый ” шигырендә бала янына нәрсә килми?
  1. Кояш 2. Эт
  3. Сандугач 4.Алмагач
  5. Бу юллар кайсы шигыреннән? 
  “ Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
  Мин тимәм сезгә, фәкатъ сайравыгызны тыңларым.”
  1. “ Тәүфыйкле песи ” 2. “ Кызыклы шәкерт ” 
  3. “ Кошларга ” 4. “ Сыерчык ”
  6. Бу елда Габдулла Тукайның тууына ничә ел?
  1. 110 2. 120
  3. 102 4. 125
 
Музыкаль тәнәфес. “ Кызыклы шәкерт ” шигырен сәхнәләштерү.

V тур  
Мөхәммәтгариф. (бу сүздәге хәрефләрдән кем күпме сүз уйлый ала.Тамашачылар да катнаша )

Йолдызчыклар санала. Сүз җиңүчегә бирелә.
Укытучы.
 Бу синең йолдызлы сәгатең. Бәлки, безгә әйтер сүзең, теләгең бардыр. (аның теләге тыңлана )

Катнашучыларны тәбрикләү. Нәтиҗә ясау.

Укытучы. Ә хәзер барыбыз бергә татар халкының гимнына әверелгән “ Туган тел ” җырын башкарыйк.

Шуның белән сөекле шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган “ Йолдызлы сәгать ”ебез тәмам. Барыгызга да исәнлек, зур уңышлар телибез. 




















Категория: Методик кулланмалар | Добавил: Разиля
Просмотров: 8135 | Загрузок: 709 | Рейтинг: 0.0/0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
...

Минем баннер



Дусларым
Якупова Йолдыз сайты


Галимова Рәзилә © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz