alt="" width="151" height="226.5" style="position: absolute; margin-left: 30px; margin-top: 15px">
 
Воскресенье
19.05.2024
00:55
Вы вошли как Гость
Группа "Гости"
RSS
 
Бөгелмә шәһәренең татар теле укытучысы Галимова Рәзилә сайты
Главная Мой профиль Выход
Файллар каталогы »
...

Меню сайта

Бүлек категорияләр
Методик кулланмалар [10]
Интернет материаллары [12]
Татар теле дәресенә [4]
Татар әдәбияты дәресенә [2]
Җырлыйк эле [14]
Балалар өчен җырлар һәм караоке
Әкиятханә [16]
Балалар өчен аудио әкиятләр

Керу формасы

Сезнең фикер
Минем сайтка сезнең билге
Всего ответов: 531

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Методик кулланмалар

Хуш киләсең, Яңа ел!
[ Скачать с сервера (57.5 Kb) ] 23.12.2009, 18:32
Катнашалар: Алтын балык, Су патшасы һәм Су анасы, Кыш бабай һәм Карсылу. Яңа ел һәм 2 клоун.
(Су асты патшалыгы. Пәрдәгә зур йозак эленгән, пәрдә ябык, 2 клоун чыга). 

I бүлек
1 клоун: Эх, тамаша, тамаша, клоун көлке өләшә!
2 клоун: Башла! (төртешеп алалар).
1: Юк, син башла!
2: Юк, син башла!
1: Әйдә икебез дә!
2: Әйдә!
Бергә: Исәнмесез, туганнар! Артта калган уңганнар!
1: Шаян кызлар, малайлар!
2: Аналар һәм абыйлар!
1: Әбиләр һәм бабайлар!
2: Бишектәге нәниләр!
Бергә: Котлыйбыз сезне туып килүче Яңа ел белән!
1: Бик ашыгыч, ә шулай да
  Узып барышлый гына
  Әкият дөньясына
  Кердек сезнең сарайга.
2: Бик матур икән монда,
  Дуслар җыелган залга.
  Утырганнар тезелеп,
  Безләрдән нидер көтеп.
1: Ә сез безне тыңлагыз!
  Тик кенә утырмагыз!
  Алып килдек зур бүләк,
  Өләшәбез бергәләп.
(Залга конфетлар сибәләр).
2: Каршыгызда бик зур булып,
  Эленеп тора йозак.
  Аны ачсак күрерсез, 
  Тамаша булыр озак.
1: Анда булыр күңелле,
  Җыр-бию, уен-көлке,
  Яңа ел, Кыш бабай,
  Хайваннар, куян, төлке.
2: Булыр анда карнавал,
  Һәм шаулы-гөрле зур бал.
  Килерләр шәп киенеп.
  Купшы маскалар киеп.
1: Әйдәгез, дуслар, туганнар, 
  Узыгыз түребездән.
2: Рәхим итегез сарайга, 
  Карнавалга – зур балга.
(Клоуннар зур ачкыч белән йозакны ачалар. Көчле музыка, пәрдә ачыла. Сәхнәдә бизәлгән чыршы. Югарыдан җеп белән Су патшасы төшә, ул ёлканы күреп):

II бүлек
- Син кем, ә? Ник дәшмисең? (Ёлканың утлары кабынып китә. Ул курка төшеп). – Эй, кем бар анда?!
Су анасы керә.
Су анасы: Нәрсә булды, хуҗам?
Су патшасы: Кем бу? Нәрсә бу? (Чыршыга төртеп).
Су анасы: Бу... бу... белмим... (Чыршыны тотып карый, энәләре кадала).
Су анасы: Ай- яй-яй!
(Ерактан җыр ишетелә, әкренләп җыр якыная).
Су патшасы: Чү! Монысы тагын нинди тавыш?
Су анасы: Берәр кораб батадыр. (Җырлап, вальс әйләнеп сәхнәгә Алтын балык һәм маскарад костюмнары керәләр).
Су патшасы: Сез, кешеләр, нигә тынычлыкны бозып йөрисез?
Алтын балык: Хуҗам, бу мин - Алтын балык, ә болары минем җирдәге дусларым. Алар безнең су асты патшалыгына Яңа ел кичәсенә килгәннәр.
Су патшасы: Яңа ел? Анысы тагын нәрсә була инде?
Алтын балык: Яңа елмы? Яңа ел – ул зур бәйрәм. Анда җыр, бию, уен – көлке, шау – шу, тамаша.
Су патшасы: Юк, юк! Рөхсәт итмим мондагы тынычлыкны бозарга.
Су анасы: Әйе, әйе. Рөхсәт итмә!
Алтын балык: (хәйләкәр генә елмаеп). Юк, юк! Сез мине дөрес аңламадыгыз, хуҗам! Яңа ел – ул бер могҗиза. Ул бәхет – шатлыклар алып килә. Ә Кыш бабай – тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр өләшә.
Су патшасы: Бүләкләр?
Су анасы: Күчтәнәчләр?
Алтын балык: Әйе.
Су патшасы: Ә Кыш бабаегыз әле кайда?
Алтын балык: Ул инде күптән юлда. Озакламас килеп тә җитәр. Ә мин хәзер сезне үземнең дусларым белән таныштырам.
(Бер – ике маска концерт номерлары башкара).
Алтын балык: Ылыс исе бөркеп тора,
  Түребездә чыршыбыз.
  Кыш бабайдан бүләк алыр
  Бүген җырчыларыбыз.
(Күмәк җыр башкарыла. Аерым номерлар). 
Су патшасы: Бик матур җырлыйсыз икән!
Алтын балык: Минем дусларым оста биючеләр дә.
(Күмәк бию башкарыла).
Алтын балык: Каршылыйк, дуслар, бергәләп,
  Кыш бабай килә безгә!
  Менә күпме кунак көтә
  Әйләнә - тирәбездә.
Ә хәзер, дуслар, әйдәгез Кыш бабайны чакырып "Суык бабай кил безгә” җырын җырлыйк!
(Җыр тәмамлануга, кыңгырау тавышы ишетелә. "Җиз кыңгырау моңнары” җырын җырлап Кыш бабай белән Карсылу керәләр).

III бүлек

Алтын балык: Хуш киләсез, Кыш бабай,
  Актан – ак юллар белән!
  Әйдә, түрдән уз, бабай,
  Якты хыяллар белән! 
Кыш бабай: Һай, исәнмесез, улларым!
  Исәнмесез, кызларым!
  Исәнмесез, саумысыз,
  Дусларым, туганнарым!
Карсылу: Хәерле кич, хәерле кич!
  Хәерле кич, дуслар – туганнар!
  Хәерле кич, җегәрлеләр, 
  Хәерле кич, эштә уңганнар!
(Кыш бабай белән Карсылу бергә:)
- Бездән сезгә кайнар сәлам!
Кыш бабай: Хезмәт сөйгән төрле милләт халкын
  Тәбриклимен Яңа ел белән!
  Бу елда без бергә атлыйк, дуслар,
  Гаделлеккә илткән юл белән,
  Барыгызга сәламәтлек телим,
  Бәхет, шатлык, озын гомерләр,
  Туры килсен безгә киләчәктә
  Тормыш рәхәтләрен күрергә!
Карсылу: Күңелләрдә безнең артсын сафлык,
  Тормыш юлларында гел шатлык.
  Җәбер – золым юлын буып алып,
  Дөньялыкта калсын гел хаклык.
  Күңелләрдә булса юксынулар,
  Әрнү – рәнҗү, сагыш газабы,
  Барысын да алып кала күрсен
  2009 ел азагы!
 Су патшасы: Рәхмәт, сезгә, Кыш бабай, Карсылу!
Алтын балык сезне бүләкләр, күчтәнәчләр алып килә дигән иде.
Әйе, мин әйткән табышмакларга дөрес итеп җавап биргән, оста итеп биегән, матур итеп җырлаган кешеләргә минем күчтәнәчләрем дә, бүләкләрем дә җитәрлек.
(Кыш бабай берничә табышмак әйтә, уеннар уйната. Концерт номерлары. Югарыдан бер шешә төшә. Карсылу шешәне кулына ала).
Карсылу: Карагыз әле, шешә,
  Ул безнең янга төшә,
  Эчендә нәрсәдер бар,
  Шешәнең муены тар.
(Карсылу шешә эчендәге язуны ала һәм укый):
Озакламый сәгать 12 дә сездә булам. Көтегез! Сәлам белән Яңа ел! 
Су патшасы: Ур-ра! Тиздән Яңа ел килә!
Карсылу: Карлар ява, тәңкә карлар ява,
  Иске елның соңгы карлары,
  Уйларыбыз кебек якты,
  Хыялларыбыз кебек канатлы.
Әйдәгез әле, дуслар, бергәләп биеп алыйк.
(Күмәк бию).
Су патшасы: Кыш бабай, ә сез бии беләсезме?
Кыш бабай: Сакалым ак булса да,
  Яшем 100 дән узса да,
  Яшьләрдән һич калышмыймын,
  Биимен таң атканчы,
  Тирем чыгып акканчы.
(Кыш бабай бии.)
Карсылу: Әнә шулай дәртлерәк бас.
  Ныграк бас, Кыш бабай,
  Якты йөзең, сүзең белән
  Күңелне ач, Кыш бабай!
(Кыш бабай белән Карсылу бииләр. Шулвакыт сәгать 12 не суга. Яңа ел керә. Кыш бабай аны күтәреп ала).
Кыш бабай: Изге уйда өйдән - өйгә йөреп,
  Зур ышаныч белән сузып кул,
  Гадел хуҗа булып якты түрдән,
  Кыю атлап уз син, Яңа ел!
Яңа ел: Исәнмесез, дусларым!
  Каршы алдыгыз зурлап,
  Теләкләрегез үтәргә
  Сүземне бирәм сезгә.
Кыш бабай: Һай, молодец, улым! Яле, Яңа елым, нинди өметләр белән килдең син безгә?
Яңа ел: Мин 2010 ел, алып килдем
  Барыгызга көч һәм тырышлык,
  Алып килдем сезгә тормыш ямен,
  Алып килдем мәңге тынычлык!
Су патшасы: Ай – һай булдыклы егеткә охшыйсың, әйдә, булмаса берне биеп тә күрсәт!
(Яңа ел бии).
Карсылу: Ягез әле, дуслар, Яңа елны котлап бер җырлашып алыйк. (Күмәк җыр башкарыла. Маскарад костюмнары чыгышлары).
Кыш бабай: Ярый, дуслар, миңа менә
  Сукты сәгать. Вакыт китәргә.
  Саубуллашыйк, ә аннан соң инде
  Юл тотармын ерак илләргә.
  Яңа елым теләгем шул –
  Җир шарын әйләнеп чык,
  Калдыр якты эзеңне,
  Бу тормышны шатлык итеп
  Бүләк ит син үзеңне.
(Кыш бабай чыгып китә, кыңгырау чыңы ишетелә. Барысы да бергә).
Хуш, сау бул, Кыш бабай!
Карсылу: Хуш, Иске ел,
  Яңа елым хәзер
  Синдә барча хыял - өметләр.
  Туар таңнар синдә алтын кебек,
  Туар көннәр көмеш кебекләр.
Алтын балык: Өметләрне акла, 2010 ел,
  Син күрсәт бер шәфкать, бер рәхим
  Халкым белән сиңа кереп киләм,
  Бисмиллаһир – рахман – иррахим!
Дуслар! Хезмәттә уңышларыгыз зур булсын. Үзегезгә имин тормыш, бәхет – шатлык юлдаш булсын!
(Күмәк җыр җырлана).

Категория: Методик кулланмалар | Добавил: Разиля
Просмотров: 9316 | Загрузок: 946 | Рейтинг: 3.5/6
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
...

Минем баннер



Дусларым
Якупова Йолдыз сайты


Галимова Рәзилә © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz